Чүпрәледә мөмкинлекләре чикләнгән 730 кеше яши

2017 елның 15 декабре, җомга

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе республикада нык контрольдә тора.

Агымдагы елда гына да бу юнәлештә  инвалидларның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 37 процентны тәшкил итәргә тиеш, дигән бурыч куелган. Гомумән, Россия Федерациясендә 2020 елга хезмәткә яраклы физик мөмкинлекләре  чикләнгән кешеләрнең 50 проценты эшле булырга тиеш.

Бүгенге көндә районыбызда хезмәткә яраклы әмма сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 730 кеше яши, шуның 142се эшли. Инвалидларны эшкә урнаштыру программасын үтәү өчен 132 кешегә эш урыны бирергә кирәк. Шунысы мөһим – тәкъдим ителгән эш мөмкинлекләре чикләнгән кеше өчен хәленнән килерлек булырга тиеш.

Район халкы мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, декабрь аенда 60 инвалидны эшкә урнаштыру бурычы тора. Үзәк хезмәткәрләре белдерүенчә,  район оешма, предприятиеләре  инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә уңай карарга  тырыша. Әмма, шул ук вакытта  “АгроТрансПорт“, “Росгосстрах“ оешмаларында, “А.А.Низамов“, “И.Ф.Махмутов“ хуҗалыкларында  эшләүче инвалидлар саны бик аз, я булмаса бөтенләй юк.

Дәүләтебездә гамәлдә булган хезмәт законнары барлык гражданнарны тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр белән тәэмин итүне күздә тота. Бу исә инвалидларга үзләрен хезмәт эшчәнлегендә сынарга мөмкинлек бирүдән тыш, аларга җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International