Чүпрәлеләрне административ комиссиягә чакырдылар

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Авыл җирендә яшәгән һәр кеше үзенең йорт  тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Чисталык беренче чиратта үзебезгә кирәк. Шунлыктан  райондашларыбызның  күпчелеге  чүп-чарны вакытында чыгарып түгә, үләннәрне чаба.

Әмма авылларыбызның, урамнарыбызның матурлыгы безнең һәрберебезнең йорт тирә-яннарындагы чисталыктан башлануы турында уйламаучылар да очраштыргалый шул әле. Шушы көннәрдә генә район Башкарма комитетында үткән административ комиссиянең чираттагы утырышы моңа тагын бер дәлил булып тора. Бу көнне дә административ комиссиягә Иске Чүпрәле авылыннан үз территорияләреннән чыгып, урамга төзелеш материаллары куючылар, Кече Чынлы авылыннан малларын караучысыз урам буенда йөртүчеләр (сыерлары балалар өчен төзелгән мәйданчыкларда йөрегән) чакырылган иде.

Район, авыллар территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә административ чаралар кулланылуы, минималь штраф суммасының 2000нән алып 5000 сумга кадәр булуы, аны да вакытында түләмәгән очракта берничә мәртәбә артуы турында газета битләрендә әледән-әле язып баруыбызга да карамастан, халык әле дә булса тәртипкә күнәргә ашыкмый. Югыйсә, йорт тирә-яныңны һәрвакыт чистартып торуның, хуҗалыктан калган чүп-чарны куак асларындагы ышык урыннарга, елга-ерынты буйларына ташламыйча, чүп урынына илтүнең бернинди кыенлыгы да юк. Төзелеш белән шөгыльләнгән очракта да, сатып алынган кирпеч, такта, агач материалларын өй алдында саклау буенча авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп була. Төзелеш материалларын өй алдында саклау өчен рөхсәт кәгазе бирелә. Ә менә малларыңны караучысыз, урам буенда йөретеп, аларның балалар мәйданчыкларын пычратуы бернинди кысаларга да сыймый.

Еш кына административ комиссиягә чакырылганнар “ә кайда сакларга соң төзелеш  материалларын?” яисә “без әлеге кагыйдәләр турында ишеткәнебез дә юк”, дип акланырга тырыша. “Безгә хәтта башлап кисәтү дә ясамадылар бит, гаделсез бу”,-диде административ комиссиягә чакырылучы бер ханым. Биредә “кисәтү“ дигән пунктның закон тарафыннан каралмавын да искәртәсе  килә.

Сүз дә юк, авыл кешесе өчен минималь штраф суммасы – зур акча. Әмма законны белмәү яисә аны үтәргә теләмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итми. Шуңа да  уртак йортыбыз булган авылыбыз төзек, чиста булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышсак иде. 


Римма Мәүлетова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International