Эльвира Сафина Чүпрәле якташларын иҗат кичәсенә чакыра

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Якташыбыз, Иске Чүпрәле авылында туып,үскән шагыйрә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафина (Вәлиуллина)  4 октябрьдә Казан шәһәрендә Филормония концертлар залында узачак иҗат кичәсенә чакыра.

Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, ИлСаф, Филүс Каһиров, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка бик күп җырчылар катнашындагы, нәфис сүз белән төрле хисләрне чагылдырган җырлардан үрелеп барган, әлеге затлы концерт, шагыйрәнең күңел дөньясын ача торган мәгънәле иҗат җимешләре белән күңелегезгә кереп калачак. Тулырак бу хакта авторның в Контакте челтәрендәhttps://vk.com/id35807304 адресы буенча  кереп  таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International