Ак Барслылар силос сала

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт. Истә Шуны тотып, быелгы җәй – көз айларында 12086 тонна катнаш азык, 7853 тонна печән, 40387 тонна сенаж, силос һәм 13462 47118 тонна тонна салам әзерләү бурычы куелган иде.

“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалында беренчеләрдән булып силос салуга керештеләр. Көн кичкә авышкан. Шуңа да карамастан азык утарында эшнең кызган чагы иде. Фуражир Рәшит Айнетдинов үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп үти торган шәхес. Кайтарылган азыкларның күләме, дымлылыгы һәм сакланышы җаваплылыкны да өчен аңа йөкләгәннәр. “Монда дүрт траншея бар. Өчесе 1200 әр тонна һәм берсе – 800 тоннага исәпләнгән. Зур траншеяның берсен күпьеллык үләннәрне ваклатып сенаж салдык өстен һәм дә капладык. Күргәнегезчә, берүк вакытта силос та салабыз, аның янәшәсендәге траншеяга сенаж да тутырабыз. Яшел массаның дымлылыгы таләпләргә туры килә. “К – 700” маркалы тракторларны итүче белән идарә Рәшит Тимербулатов Евгений Данилов траншеяны тыгызлап торалар,- ди фуражир. Басудагы комбайннар да артыннан күз иярми.

“200 гектардагы люцернаның икенче катын чабуны төгәлләдек. Янәшәдәге 300 гектарлы басуда кукуруз үстергән идек, массасы яхшы чыга. Марсель Айметдинов кебек тырыш механизаторлар булганда эшләр дә көйле бара”,- дип сүзгә кушыла “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының әйдәп баручы зоотехнигы Зәкиулла Усманов. – Терлек азыгына кытлык булмас, хәзер иң мөһиме тупланган азыкның сакланышын гына тәэмин итәргә кирәк,- ди белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International